Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 июль 2021, 15:11

Хуҗалыгыңда ниләр бар?

Авыл хуҗалыгы исәбен алу ни өчен кирәк?  

ufa.domclick.ru
ufa.domclick.ru

Быел 1 августтан 30ына кадәр илнең бар төбәкләрендә дә авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Башкортстанда кече исәп алуны үткәрү өчен 1,8 меңнән күбрәк кешене җәлеп итәчәкләр, дип хәбәр итәләр Башстаттан.

“Республикада 800дән күбрәк авыл хуҗылыгы оешмаларында, агросәнәгать юнәлешендә эшләүче 4 мең крестьян-фермер һәм шәхси эшкуарлар хуҗалыкларында исәп алу үтәчәк. Моннан тыш, бу исемлеккә 2,4 мең бакча ширкатьләре (гражданнарның коммерция булмаган берләшмәләре) һәм 677 мең шәхси хуҗалык кергән”, – ди Башкортстанстат җитәкчесе урынбасары Илдар Заһидуллин.

Әлеге исәп барышында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр саны, җир участоклары һәм аларны куллану, авыл хуҗалыгы культуралары һәм күпьеллык үсентеләр турында мәгълүмат җыелачак. Шулай ук авыл хуҗалыгы маллары да саналачак.

Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары сораштыру бланкларын 1 августтан 16сына кадәр электрон төрдә үзаллы тутырачак.

Шәхси хуҗалыклар һәм коммерция булмаган берләшмәләргә исәп алучылар киләчәк. Алар планшетлар белән йөриячәк. Бер хуҗалыкны теркәү өчен 20-25 минут вакыт кирәк. Исәп алучылар махсус киемдә булачак, паспорт белән бергә таныклыкларын күрсәтергә тиешләр.

Авыл хуҗалыгы исәбен алуның якынча нәтиҗәләрен быел декабрьдә хәбәр итәчәкләр. Соңгы саннар 2022 елның ахырына билгеле булачак.

“Микроисәп алу нәтиҗәләре агросәнәгать тармагындагы үзгәрешләрне теркәү өчен кирәк”, – ди Башстат җитәкчесе Әкрәм Ганиев.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: