Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 июль 2021, 11:40

Нәрсә өчен көрәшәбез?

Игътибар! Конкурс!

Нәрсә өчен көрәшәбез?
Нәрсә өчен көрәшәбез?

Игътибар! Конкурс!

 

 

Башкортстан табигатьне файдалану һәм экология министрлыгы республика халкын «Суны сакла, табигатьне тазарт!» конкурсында катнашырга чакыра.

«Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылучы бу чара кысаларында эшләнгән эшләр кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга, экологик белем, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә ярдәм итәчәк.

Конкурс 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.  Анда катнашу өчен “Су, мин сине яратам!” онлайн-марафонын үтәргә яки “Табигать чакыруы” акциясен уздырырга кирәк булачак.

 

Марафонда катнашучылар өчен таләпләр:

Ecowiki.ru порталында марафонга кушылырга.

Марафонның биш биремен үтәргә.

#эковики и #очищай_природу хештегын кулланып, үз эшләрең турында социаль челтәрләрдә язарга.  

Ecowiki.ru. порталында шәхси кабинетта бүлешергә.

 

Шартлары:

“Табигать чакыруы” акциясе сайтында теркәлергә.

Волонтерлар һәм эш коралы табып экологик акция уздырырга

Тупланган чүпне икенчел эшкәртү пунктларына тапшырырга.

Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтларда танышып була.

Нәрсә өчен көрәшәбез?
Нәрсә өчен көрәшәбез?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: