Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июль 2021, 08:55

Яшьләрне эшкә алучыларга ташлама булачак

Бүген яшьләргә эш табуы җиңел түгел.

reconomica.ru
reconomica.ru

Бүген яшьләргә эш табуы җиңел түгел. Кая барсаң да тәҗрибә сорыйлар, ә укуын яңа тәмамлаган кешедә ул кайдан булсын?

Әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан республикада “Башкортстанда яшьләр сәясәте турындагы” закон проекты җәмәгать фикер алышуына чыгарылган иде. Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константан Толкачев әйтүенчә, фикер алышу тәмәм һәм күпләр закон проектының идеясен хуплаган.

Анда сүз яшьләрне эшкә алучы җитәкчеләргә салым ташламалары бирү турында да бара. Хезмәткәрләрнең 30 проценттан күбрәге яшьләр булган оешмаларга да салым ташламалары кертергә тәкъдим ителә.

Шулай ук волонтерларга ярдәм итү кирәклеге дә әйтелгән. Аларга гомерләрен страховкалау, ташламалы ипотека һәм бүтән төр ярдәм чаралары булырга тиеш дигән фикерләр яңгыраган.

Әйткәндәй, федераль законнарга төзәтмәләр кертүгә бәйле, республикада яшьләр категориясенең яше 5 елга озайтылачак. Шулай итеп, 14тән 35 яшькә кадәргеләр яшьләр дип исәпләнәчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: