Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июль 2021, 20:55

Нәрсә ул тифлофлешплеер?

Ул кайда кирәк

Нәрсә ул тифлофлешплеер?
Нәрсә ул тифлофлешплеер?

Төбәк Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, Президент Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты нигезендә Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл китапханәсенә начар күрүче кешеләр өчен тифлофлешплеерлар сатып алынган. Алар ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр санлы аудиокитаплар дөньясын ачачак. Тифлофлешплеерлар инвалидларның яшәешендәге кайбер чикләүләрне бетерү, аларга укырга, аралашырга, хезмәт белән шөгыльләнергә булышу өчен тәгаенләнгән. "Сөйләшә торган китаплар"ны уку җайланмасы үзенә җәлеп итүче уңайлы дизайнга ия, аның белән эшләве бик җиңел. Камилләштерелгән сөйләм синтезаторы, ачык һәм төпле сөйләм яраткан китапларны рәхәтләнеп тыңлау мөмкинлеген бирә. "Күптән көтелгән бу җиһазларны алу «”Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды. Киләчәктә начар күрүчеләр барлык мәгълүмат төрләре белән дә эшли алачак. Китапханәдә “сөйләшүче китаплар”, аудио һәм видеофайлларны тифлофлешплеер ярдәмендә тыңлау өчен уңайлы шартлар тудырылган. Фото: blind-library.ru stkalmashbibi.ru

Нәрсә ул тифлофлешплеер?
Нәрсә ул тифлофлешплеер?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: