Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июль 2021, 11:18

Менә сиңа, мә!

Инде бу һөнәр ияләре дә җитми башлаган!

Менә сиңа, мә!
Менә сиңа, мә!

Инде бу һөнәр ияләре дә җитми башлаган!

 

 

Укытучылар җитми, дидек.  Аннары табиблар җитми башлады. Агрономнар, зоотехниклар җитми, дидек. Әле дә җитми бу һөнәр ияләре. Бүген безгә 1500 мөгаллим кирәк.

 Бүгенге көнгә ачыклануынча, Башкортстанда да, тоташ Русиядә дә сатучылар җитми.

 Күптәнме, белгечләр бик тиздән сатучы һөнәре бөтенләй бетәчәк, аларны роботлар, компьютерлар алыштырачак дигәннәр иде. Юраганнары юш килгән, тик мәгънәсе генә икенче. Бүген сатып алучыларны хезмәтләндерү өчен сатучылар җитми. Ә роботларга кадәр ера-а-ак әле, җәмәгать.

 

Әйе, бу сәүдә нокталарының күп ачылуы белән дә аңлатыла.

 Ваклап сату нокталары былтыр Русиядә 1,1 миллион вакансия тудырган.

Иң актив эшләгән азык-төлек (бөтен вакансияләрнең 47%), кием-салым, аяк киеме, аксессуарлар (18%), интернет кибетләр (13%) шулкадәзр вакансия булдырган

Ваклап сату  компанияләрендә Русия буенча  уртача эш хакы 42,1  мең сум булса, Башкортстан буенча ул 33 мең тәшкил итә.

Сатучы-кассирларга - 21,6,  ә сатучы-консультантларга  34,5 мең төшә тысячи.

Фото: vplate.ru

 

Менә сиңа, мә!
Менә сиңа, мә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: