Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июль 2021, 12:26

Конституция суды бетерелә

Аның урынына нәрсә булыр?

Русиядә 2023 елның 1 гыйнварына кадәр барлык конституция һәм устав судлары бетерелергә тиеш. Шул сәбәпле Башкортстанда яңа дәүләт органын булдыру тәкъдим ителә.

 

“Русия субъектлары конституция советларын булдыру мөмкинлеге ала. Бу – төбәк парламентларының хокукы. Тиешле норма Башкортстан Конституциясендә чагылыш табачак”, – дип аңлатты Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв.

Аның әйтүенчә, Конституция советы барлык законнарны тикшерәчәк һәм күзәтеп барачак.

Шунысын да билгеләргә кирәк, Башкортстан республикасының Конституция судын бетерү һәм яңа дәүләт органын булдыру өчен республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү таләп ителә. Әлеге вакытта төзәтмәләр әзерләнә, алар быел көз каралачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: