Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 июль 2021, 19:44

Стәрлетамакта мәчет төзелә

Анда нинди эшләр бара?

Стәрлетамакта мәчет төзелә
Стәрлетамакта мәчет төзелә
Стәрлетамакта мәчет төзелә
Стәрлетамакта мәчет төзелә

Анда нинди эшләр бара?

 

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Стәрлетамакта булды. Ул шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Куликов белән бергә Каран Моратов урамында төзелеп килүче «Мөхәммәдсәлим» мәчетенә барды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм шәхсән үз исеменнән Александр Сидякин Стәрлетамак мөселманнарын котлады.

 

- Бу бәйрәм, кем нинди дин тотуга карамастан, безнең барыбызга да якын, чөнки без күпмилләтле республикада яшибез. Барыгызга да тынычлык, иминлек телим. Бәйрәм белән! - дип, Александр Геннадиевич Стәрлетамакта яшәүчеләрне котлады һәм киләсе Корбан бәйрәменә мәчетнең тулысынча төзелеп бетәчәгенә өмет белдерде.

 

Александр Сидякин Владимир Куликов белән бергә мәчет төзелеше барышы белән танышты. Хәзер төзүчеләр бизәкләү эшләре белән шөгыльләнә, никах өчен бүлмә әзер диярлек. Үзәк мәйданда эшләр төгәлләнеп килә. Мәчет төзүдә Стәрлетамак эшкуарлары һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәм итә.

Шулай ук бүген Александр Сидякин Иоанн Предтечи чиркәвендә булды. Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон төзелеп килүче Богородица-Казан соборы өчен гөмбәз һәм хачларны изгеләндерде. Бүген-иртәгә төзүчеләр аларны урнаштырачак.

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: