Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 июль 2021, 09:42

Бәйрәм уңаеннан котлау

Дин тотучыларны бәйрәм белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

Бәйрәм уңаеннан котлау
Бәйрәм уңаеннан котлау

Дин тотучыларны бәйрәм белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

 

Бүген, 20 июльдә, мөселманнар Ислам диненең төп бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәбез. Дин тотучыларны бәйрәм белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

 

 

"Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары! Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу бөек бәйрәм мөселманнар өчен әхлакый терәк булып хезмәт итә, аларның изгелек һәм мәрхәмәтлелекнең югары рухи идеалларына ия булу, мохтаҗлар турында кайгырту омтылышларын раслый. Дин тотучылар үз туганнарының һәм якыннарының тормышын һәм сәламәтлеген саклау турындагы теләк-үтенечләре белән Аллаһыга дога кыла. Безнең республиканың мөселман өммәтенең күпкырлы эшчәнлеге кешеләрне рухи яктан мәгърифәтле итү, яшьләрне тәрбияләү, хәйриячелек үсешенә ярдәм итә. Дини җәмгыятьләр коронавирус таралуга каршы көрәштә җаваплылык күрсәтә, куркыныч инфекциядән зыян күргән гаиләләргә ярдәм итә. Башкортстан рухи традицияләргә тугрылык, өлкәннәрне олылау, гаилә нигезләрен саклау, дустанә күршелеккә омтылыш белән аерылып тора. Республикабыз халыкларының бердәмлеге Ватан хакына фидакарь хезмәттә чагыла. Корбан бәйрәме барыбызга да тынычлык, көч бирсен һәм яңа казанышларга рухландырсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!", - диелә төбәк җитәкчесе котлавында.

 

Корбан чалу йолаларын үткәрү өчен Уфада ике махсус мәйданчык оештырылган, алар «Караван» сәүдә үзәге каршында, ул Зинино бистәсенә якын, шулай ук Орджоникидзе районындагы Төньяк автовокзал территориясендә урнашкан. Уфа шәһәре мәчетләре һәм мөселман оешмалары әлеге йоланы Ислам кануннары буенча үткәрәчәкләр, ә шәһәр һәм республиканың ветеринария хезмәте әлеге мәйданчыкка корбан хайваннарының авыру билгеләре белән эләгүенә юл куймаячак.

 

Әлеге мәйданчыкларга керү урыннарында термометрия һәм килгән гражданнарны дезинфекция чаралары белән эшкәртү үткәреләчәк, ә дини оешмалар вәкилләре медицина битлекләрен таратуны оештыра.

Бәйрәм уңаеннан котлау
Бәйрәм уңаеннан котлау
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: