Иртәгә – 12 июнь – Русия көне. Башкортстан халкы исә Уфа көнен һәм Салават Юлаевның тууына 267 ел тулуны да билгели.
Шул уңайдан Уфада Агыйдел яры буе 12 июньдә “Минем Русия” республика фестивале оештырыла. Башкала халкы һәм кунаклары өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән. Мастер-класслар, уеннар, билгеле артистлар катнашлыгында концерт бәйрәм кәефе бүләк итәчәк.
15:00 сәгатьтә елга навигациясе һәм кече авиация парады булачак.
Балалар өчен театраль күренеш, төрле уеннар һәм күңел ачу чаралары карала. Фотозона эшләячәк.
Башкортстан Язучылар союзы шагыйрьләре катнашлыгында шигырь кичәсе дә үтәчәк.
Чараларны Х.Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясенең тынлы оркестры һәм урам музыкантлары чыгышы бизәячәк.
Яшьләр исә башкорт эстрадасы артистлары белән берлектә үтәчәк “Кичке уен”да катнаша ала.
Кичен бәйрәм концерты булачак. Анда “Дәрвиш-хан” рок-төркеменең чыгышы көтелә.
Бәйрәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.