Башкортстан театр сөючеләре яраткан актерыбыз Илдар Сәетов белән хушлашты. Илдар Ширкәт улы операция кичергән, озак дәвам иткән авырудан соң бакыйлыкка күчкән.
Илдар Сәетов 1957 елның 25 гыйнварында Бакалы районы үзәге Бакалы авылында туган. 1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлап, шул ук елны М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театрында эшли башлый.
Илдар Сәетов театрда эшләгән иҗат елларында җитмештән артык рольдә уйнаган. Ул классик һәм заманча драматургия үрнәкләре булган А.П.Чехов, А. Островский, Э. де Филиппо, Лопе де Вега, Р.Шарт, Ф. Кроммелинк, А.Вампилов, К. Гольдони, Б. Йосыф спектакльләрендә уйнаган. Ул рольләренә үтеп кереп, үзгә бер иҗади осталык белән башкара иде.
Милли театр актеры буларак, Илдар Сәетов башкорт драматурглары әсәрләре буенча да күп образлар тудырды: Мостай Кәримдә – капитан Казарян, Тыңкыш Вәлетдин, Ябагаев, Баеш, Ялчыгол; Флорид Бүләковта – Вилдан, Тулпар, Габдулла, Шакый, политрук; Азат Абдуллинда – Кудашев; А. Атнабаевта – Хәмит, Илдар, Фәрит һ.б. образларны онытылмаслык итеп уйнады. Илдар Сәетов тудырган образлар гади тамашачыны да, театр белгечләрен дә җәлеп итәр иде.