Бүген бөтендөнья светофор көнен билгелибез.
Эш шунда, 1914 елның 5 августында бүгенге светофорларның “бабасы” барлыкка килгән.
Американың Кливленд шәһәрендә куелган беренче светофор кызыл һәм яшел төсне генә күрсәткән.
Төсләр алышынганда прибор тавыш биргән.
Ә бу система белән юл киселешендәге пыяла будкада утыручы полицейский идарә иткән.
Аннан да иртәрәк уйлап табылган светофор Лондонда 1868 елда куелган булган. Ул газ белән яндырылган. Уйлап табучысы – Джон Пик Найт– тимер юл семафорлары белгече.