Май аенда Уфада ике гипермаркет ябылачак. Аның берсе Инорста урнашкан, икенчесе “Мир” сәүдә-күңел ачу комплексында эшләп килә иде. Гипермаркетларның тагын берсе Стәрлетамакта ябылачак. Мондый күренеш бездә генә күзәтелми. Шушы көннәрдә Екатеринбург, Түбән Тагил, Нефтюганск шәһәрләрендә һәм Төмән өлкәсендә берничә кибет ябыла.