Торак йортларда аракы саттырмаячаклар!
Бу карар 5 майдан гамәлгә кертелде. Бүгеннән башлап торак йортларда аракы сату тыела. Яңа закон буенча, күп фатирлы йортларда урнашкан, мәйданы 20 кв.метрдан артмаган биналарда хәмер сәүдәсенә чик куелачак.
Бу карарга В.Путин 24 апрельдә кул куйды. Закон йортларның беренче катында урнашкан кечкенә кафе, барларда хәмер сатуны тыя.
Килүчеләрне кабул итү мәйданы 20кв.м булмаса, анда спиртлы эчемлекләр сату тыела.
Моннан тыш, төбәк властьләренә, өстәмә рәвештә, торак йортларда урнашкан аракы сату нокталарын бөтенләй ябу хокукы бирелә.
Закон авторы, РФ дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейн әйтүенчә, тәүлек әйләнәсенә аракы сатылган мондый урыннар буенча халык күп шикаять белдерә.