Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 апрель 2020, 12:55

Кәрәзле телефоннарга мәҗбүри теркәү кертеләчәк

Закон проектын эшләүчеләр әйтүенчә, бу урлаушулар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

Җитештерүче завод куйган серия номеры буенча (IMEI) кәрәзле телефонны мәҗбүри теркәү Русиядә 2021 елның июленнән кертелергә мөмкин. Федерация Советы әгъзалары төркеме әлеге закон проектын эшләүне тәмамлаган. Документ көченә кергән вакытта Русия Федерациясендә кулланылышта булган телефоннар бушлай теркәләчәк. Яңа кәрәзле телефоннар теркәлү үтәчәк һәм моның өчен түләргә кирәк булачак.
Билгеле булганча, смартфоннар серия номеры буенча теркәлергә тиеш. Бу таләп чит илләрдән яңа җайланма импортлаучы оешмаларга да гади кешеләргә дә кагылачак. Закон проекты буенча, ​​теркәлү өчен түләү процедурасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнәчәк. Документ проектында түләүгә чикләү дә билгеләнгән - мондый түләү 100 сумнан артмаска тиеш. Шул ук вакытта, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алынган смартфоннар һәм төрле җайланмалар өчен түләү каралмаган.
Теркәлмәгән җиһазлар һәм ​​бүтән җайланма белән серия номеры туры килгәннәренең эшчәнлеге мобиль оператор тарафыннан туктатылачак. 2024 елның 1 гыйнварыннан операторлар югалган яки урланган җайланмаларның эшчәнлеген туктата алачак. Гамәлдәге закон буенча телефон эшчәнлеген аның хуҗасы яисә тикшерү органнары соравы буенча гына туктатып була. Төзүчеләр әйтүенчә, закон проекты урлашулар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук ​​смартфоннарны урау яки яшертен юллар белән кертәне чикләргә омтыла. Хәзерге вакытта документ президент хакимиятенә җибәрелгән.
"Мегафон" мөмкин булган чыгымнарны бәяләү кыен, чөнки системаны кертү механизмы төгәл аңлашылмый, диде. МТС закон проектын уңай бәяләде, ләкин әлегә чыгымнарны бәяләү авыр, дип чыгыш ясады. VimpelCom аңлатма бирүдән баш тартты.
Алар нинди җавап бирсәләр дә, соңгы чиктә чыгымнарны гади кешеләр җилкәсенә салачаклар.
Читайте нас: