Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 апрель 2020, 11:29

Уфалы Лиана Хәйретдинова: Иремне табарга ярдәм итегезче!

Ринат Җиһаншин 19 мартта югалган.

Уфалы ханым Лиана Хәйретдинова ирен эзләүләрдә ярдәм сорап республика халкына мөрәҗәгать итте. 36 яшьлек Ринат Җиһаншинның өйдән чыгып китүенә айдан артык вакыт үткән.

Хатын сөйләүләренчә, 19 мартта Ринат Уфадан Нефтекамада яшәүче әнисе янына юллана. Ринат туган йортына кайтып җитә, берничә көн анда тора, ә 26 мартта элемтәгә чыгудан туктый, аның телефоны сүндерелгән. Ринатның әнисе улының кайда икәнлеген белми. Эзләүләргә хокук саклау органнары да кушылган.

Мин кая гына мөрәҗәгать итмәдем, бер өмет тә юк. Ул моңа кадәр бер дә югалганы юк иде. Мин бик борчылам, чөнки аның сәламәтлеге начар. 1е көнне аны ашыгыч ярдәм алып киткән иде, 14е көнне невропатологка язылган идек. Ул югары кан басымыннан интегә”, – дип сөйли Лиана.

Гаиләдә мөнәсәбәтләре яхшы булган, Лиананың малае Ринатның үз баласы түгел. Ләкин аларның мөнәсәбәтләре әйбәт булган, шуңа бала да үги әтисе югалуга бик кайгыра икән. Берничә ай элек Лиана белән Ринат зур кайгы кичерә, бу аларны да ныграк берләштерә. Лиана йөкле чакта сабыен югалта. Ринат ул вакытта һәрчак Лиана белән бергә булган.

Уртак балаларыбыз юк безнең. 28 декабрь көнне мин бәбиемне югалттым, гомумән миңа бала табарга ярамый иде. Ринат бик кайгырды, һәрчак янәшәмдә булды, мине ярты сүздән аңлый иде. Табибларга да бергә йөрдек. Минем организмым ялкынсынды, озак вакыт температура төшмәде, әмма түзеп булса да эшләп йөрдем”, – дип сөйли Лиана.

Хәзер яшь хатын Ринат хакына нәрсә дә булган һәркемне аңа хәбәр итүләрен сорый. “Берүк битараф булмагыз, языгыз, мин сезне үтенәм”, – ди Лиана Хәйретдинова. Берәр мәгълүматыгыз булса, 89173724310 номеры буенча шалтыратырга була.
Читайте нас: