Иртән торуга республиканың күп районнарында инде күптән кардан арчылган җирләр янә ап-ак кар белән капланган. Әлбәттә, аның катламы бик юка. Тиздән эреп тә бетәчәк. Әмма шулай да кыш китә алмыйча озак азаплана быел.
Әнә фотосурәттәге оясы өстендә утырган сыерчык та күшегеп беткән, бахыркай. Мондый язга ул да әзер булмагандыр, күрәсең.
Синоптиклар белдерүенчә, иртәгә, 25 апрельдә, һава температурасы +7 ... +12 градускача күтәреләчәк. Якшәмбе көнне, 26 апрельдә, күк канцеляриясе белгечләре хәтта 18 градус җылы вәгъдә итә. Шулай да кыска вакытлы яңгыр явып узуы ихтимал.
Бүген, 24 апрельдә, Уфада шактый салкын булмакчы. Һава температурасы иң күбе 3 градускача гына җылыначак. Шуңа күрә тышка чыкканда киенеп чыгыгыз, салкын тидермәгез!