Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 апрель 2020, 14:25

Инвалид кешеләр өчен мөһим яңалык

Бүгенге хәвефле чорда инвалидлык буенча яңадан тикшерелү ничек үтәргә?

Үзизоляция вакытында гражданнарга инвалидлык автомат рәвештә 6 айга озайтыла.
Бу 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр аралыкта инвалидлык буенча яңадан тикшерелү үтәргә тиеш булган кешеләргә кагыла.
Ягъни яңадан тикшерелү үтәсе көнне инвалидлык 6 айга озайтыла. Кешенең шәхсән килүе һәм нинди дә булса экспертиза үтүе таләп ителми.
Инвалидлыкны автомат рәвештә озайтылуның сәбәбе билгеле: коронавирус вакытында медик-социаль экспертиза өчен документлар җыеп йөрү үтә дә хәвефле.
Ә инвалидлык билгеләнүне раслаучы белешмә һәм реабилитация буенча шәхси программа гражданга почта аша заказ хат итеп җибәреләчәк.
Читайте нас: