Ташлама апрель аенда гына була.
Бөтен әйберләргә хаклар артканда, «Башкортстан кирпече» киресенчә, үз товарына хакны киметте. Төп төзелеш материалын бүген 25 процентка арзанрак хакка алып була - 10 сум 60 тиенлек кирпеч әле 7 сум 90 тиен тора.
Ташламалы хак белән бу төзелеш материалын апрель аенда гына алып калып булачак. Төзелешкә тотынган кешеләр өчен бу иң шәп яңалыкларның берседер.
Үзизоляциядә дүрт стена эчендә бикләнеп калган шәһәр кешеләре уфтанып җиргә карап ята. Шәһәр читендә йорты булганнарның хәле күпкә яхшы. Менә шул шартлар күпләрнең киләчәккә планнарын үзгәрткәндер.
Кирпеч башка материалга караганда кыйммәтрәк булса да, ташлама белән бик отышлы килеп чыга. Мисал өчен, дип санап бирә кирпеч җитештерүчеләр, 10*10 мәйданлы ике катлы йорт төзү өчен якынча 50 000 кирпеч кирәк. Элекке хаклар белән моның өчен 530 000 сум кирәк булса, 7,9 сум белән ул күләмдәге материалны 395 мең сумга алып була. Экономияләнгән 135 мең сум калган эшләрдә бик ярап куяр.
Бер катлы йортка әле 197 500 сумлык кирпеч кирәк. Ташламасыз хакка алырга җыенсаң, 300 000 мең чыгачак. Аерма бармы? Бик зур!
Кирпеч бозыла торган товар түгел. Аны алдан алып куеп, вакыты җиткәч, җиң сызганып, шул вакытта отышлы хакка алып калганың өчен үзеңне мактый –мактый, төзелеш эшенә тотынып була.
Кирпечне 292-09-09 телефоны буенча соратып була. Уфадан китерткәндә, кирпеч хакы 8 сум 90 тиен булачак.