Русия Гидрометүзәгенең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд Русиянең Европа өлешендә көтелгән салкыннарның сәбәбен аңлатты.
Синоптик сүзләре буенча, антициклон (аның үзәге Скандинавия өстендә урнашкан) килү сәбәпле, һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Аның көнчыгыш перифериясе буйлап салкын һава массалары күчеп йөриячәк. Аеруча Ростов өлкәсендә һәм Краснодар краенда сизелерлек салкынайтачак, ди ул. Вильфанд фикеренчә, салкын һава торышы 4-5 көн торачак, соңыннан нормага кайта башлаячак.
Илнең азиат өлешендә киресенчә аномаль җылылар көтелә. Аның сәбәбе — үзәге Көнбатыш Себернең төньягы өстендә урнашкан циклон. Ул җылы һава массалары таратачак. Шулай ук җылы һава массалары Кытай, Монголия һәм Урта Азиядән киләчәк.
Башкортстанда һава торышы нинди булачак соң?
Синоптиклар фаразларын “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы китерә. Алар сүзләренә караганда, дүшәмбедән, ягъни бүгеннән, җылыта башлаячак. “Атмосфера басымы артачак. Аязытулар ешрак булачак. Көндезге һава температуралары 21 апрельгә +15 ... +20 градускача күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак”, — диләр Башгидрометүзәктә.
Тик бүген менә әле салкынча. Тышта нибары +6 градус җылы. Шуңа +15 ... +20 градус җылыны түземсезләнеп һәм ... берникадәр ышанмыйча көтәбез.