Иртәгә, 21 апрельдә, Башкортстанда һава торышы тыныч кына булмаячак, дип фаразлый синоптиклар.
Алар әйтүенчә, 20 апрельнең 20.00 сәгатеннән алып 21 апрельнең 20.00 сәгатенә кадәр һава торышы болытлы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, көндез көнбатыш районнарда яшен булуы да ихтимал.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр исәчәк.
Һава температурасы төнен +1,+6 градус булса, көндез 15-20 градуска кадәр җитәчәк.
Юлларда иртән урыны белән томан төшүе ихтимал.
Бофорт шкаласы буенча, секундына 17дән 20 метрга кадәр искән җил “давыл” дип бәяләнә. Мондый көчле җил агачларның ботакларын сындыру көченә ия. Ул су транспорты өчен дә хәвефле.
Гомумән, давыл вакытында сак булырга кирәк. Ә әлеге үзизоляция чорында иң яхшысы – әлбәттә, өйдә калу.