Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 апрель 2020, 20:07

20 градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар шулай дип ышандыра.

Бу ял көннәре республикада яңгырлы булмакчы. Кайсыбер районнарда явым-төшем әллә ни көчле булмас, ә менә төнлә һәм иртән күпчелек районнарда кар катыш яңгыр яумакчы дип кисәтә синоптиклар.

“Бик көчле җил исәчәк. Һава температурасы көндезге вакытларда +6,+11 градуска кадәр күтәреләчәк. 19 апрельдә, якшәмбе көнне, циклон тәэсире бераз кимиячәк. Яңгырлар урыны-урыны белән генә явачак. Һава температурасы көндез 10-15 градус җылы булачак”, — дип сөйлиләр Башгидрометүзәк белгечләре.

Алдагы атна башында Башкортстанда һава торышы үзгәрәчәк. 21 апрельгә шактый җылытачак: термометр баганалары +20 граудска кадәр җылытачак. Шулай да метеорологлар кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин, ди.
Читайте нас: