Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 апрель 2020, 16:15

“Ә” дисәк тә, “җә” дисәк тә, күбрәк акча алачак

Русиядә кәрәзле элемтәгә бәяләрнең артуы турында сөйли башладылар.

Русиядә кәрәзле элемтәгә бәяләрнең артуы турында сөйли башладылар.
Русиядә кәрәзле элемтәгә бәяләр артуы турында сөйли башладылар. Элемтә компанияләре моның уртача 15, хәтта 20 процентка үсәргә мөмкин булуын белдерә.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, бәя артуның төп сәбәпләре – икътисади хәлләрнең авырлашуы, халыкның ихтыяҗы кимү, валюта курсы һәм аренда бәяләре арту.
Ә иң әһәмиятлесе – кәрәзле элемтә операторларының кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә байтак кына заказчыларын югалту ихтималы. Корпоратив клиентлар арасыннан шактые элек төзелгән контрактларны озайтудан баш тарта башлаган да инде. Нәтиҗәдә, операторларның бу өлкәдәге кереме 30-40 процентка кимегән.
Шулай ук соңгы атналарда үзизоляция режимы аркасында интернеттан файдаланучыларның 30-50 процентка артуы, социаль әһәмиятле интернет-ресурсларга бушлай керү программасын эшләтеп җибәрү дә операторларның чыгымнарын арттырган. Белгечләр әйтүенчә, боларның барысы да челтәрләрне яңартуны таләп итә. Тәңкәнең бәясе төшү һәм Кытайдан җиһазлар китерелүдәге тоткарлыклар исә моңа аяк чала.
Эшләр болайга китсә, дип уйлап куйдым, күршеләр хәзер: “Туктале, Бибибикә, Бишәрифә, Бибисылу, Латыйфалар... ни хәлдә икән?” дип хәл белешергә уйлаганда бер- берсенә кереп, чәйләр эчештерә башлар.
Кешеләр элеккечә күзгә-күз карап аралашуга өстенлек бирә башлар. Бәлки әле шулай яшәешкә, бераз гына булса да, кечелеклелек, кешелеклелек кайтыр.
Җанга ябышкан коронавирусы гына корысын. Гади очрашу, аралашуларның рәхәтен, кадерен искә төшерде ул. Иркенләп тын алып яшәүнең, җиргә басып йөрүнең нинди бәхет, Ходай бүләге булуын искә төшерде.
Дөресме? Төшердеме? Төшерде шул!..
Читайте нас: