Гидромет сөенечле хәбәр җиткерде.
Башгидромет белдерүенчә, иртәгә, 15 апрельдә республикада 16 градуска кадәр җылытачак.
Синоптиклар фаразы буенча, бүген төнлә бездә аязлы-болытлы булыр, артык явым-төшем көтелми.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, секундына 2-7 метр тизлектә исә.
Температура төндә -1 + 4 тирәсе булыр.
Иртәгә көндезгә синоптиклар аязаючан - болытлы һава торышы вәгъдә итә.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булыр. Җил көньяктан, көньяк- көнчыгыштан, секундына 9-14 тизлектә исәр. Һава температурасы көндез 11 -16 градус җылы булуы көтелә.
Автомобиль юлларында аерым урыннарда төнлә һәм иртән 500-1000 метрга кадәр сузылган томан төшүе ихтимал.