Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 апрель 2020, 13:24

Май ае җылы башланмакчы

Май башында Башкортстанда 20 градуска кадәр җылытачак.

Бөтен дөнья яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкән арада, яз үз хокукларына керә һәм безнең өчен сюрпризлар әзерли. Башгидромет мәгълүматлары буенча, май башында ук чын җәй киләчәк. Термометр баганалары 5 майга 20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Ә 1 майда җылы, яшенле яңгыр көтелә. Аннан соң кояшлы һава торышы урнашачак. Синоптиклар әйтүенчә, мондый фаразлар 10 ел дәвамында уртача айлык күзәтүләр буенча төзелгән. Шуңа күрә, май бәйрәмнәренә якынрак фаразлар үзгәрергә дә мөмкин.
Читайте нас: