Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 апрель 2020, 15:06

Язгы ауга йөрү тыелды

Русия Табигать министрлыгы язгы ауны чикләргә тәкъдим итте.

Республиканың Экология министрлыгы, үзизоляция режимын тәэмин итү максатыннан, 2020 елның язында кошларны, бүрене һәм аюны аулауны тулысынча тыйды.
Башкортстанда ау сезоны апрельнең соңгы атнасында башланырга тиеш иде. Табигать министрлыгы билгеләп үткәнчә, каурыйлы кошлар кешеләр өчен яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы тудырмый. Тыю Русия Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән үзизоляция режимын тәэмин итү өчен кертелә.
Читайте нас: