Синоптиклар белдерүенчә, Башкортстанда 4 апрельдән башлап төннәрен шактый суык булачак.
Уфада 5-11 апрель көннәрендә һава температурасы көндез + 9-12, ә төнлә 4-5 градус салкын булуы көтелә.
Көндез дә, төнлә дә тотрыклы җылы булган һава торышы апрельнең икенче яртысыннан башлана.
Мондый һава торышы язгы ташуга җитди йогынты ясар. Аның гайрәте карлар эрегәндә нинди һава торышы булуга бәйле.
Төнлә салкын, көндез җылы булса, ташу ул кадәр куркыныч көчле булмый. Язгы кар сулары шифалы дым булып җиргә сеңә. Язгы ташуның шулай тыныч кына узуы безнең өчен бик мөһим.
Быел Агыйделнең иң мул өлешендә су 700-800 сантиметрга, Шакша янында Караидел - 750-850 см, Бочкаревода Дим елгасы 570-670 смга күтәрелер дип фараз ителә.
Бу саннар 2019 елның иң югары күрсәткечләреннән ике тапкыр күбрәк.
Әгәр инде һава шартлары синоптиклар белдергәнчә килсә, елга сулары фараз ителгән кадәр үк артмаска тиеш.