Җырларда җырланган язгы ташулар уяна.
Башкортстанда язгы ташу чоры җитте. Караидел белән Агыйдел кебек зур елгаларда су күләме сизелер-сизелмәс арта башлады.
Башгидромет күрсәткечләре буенча, Стәрлетамак янында Агыйдел елгасы 1 см күтәрелгән. Ә Уфа шәһәре янында ул 3 смга арткан.
Караидел елгасы да уяна. Шакша янында ул 16 см күтәрелеп куйган. Бочкаревка янындагы гидропостта Димдә әле үзгәрешләр юк.
Синоптиклар белдерүенчә, атна ахырына + 7 градуска кадәр җылытачак.
Ул вакытта инде боз, кар катламнары язны чынлап та нык тоя башлар.
Язгы ташулар җитә, дуслар. Имин генә, бәла –каза китерми үтсен һәр елны кабатланучы бу могҗизалы чор.
Быел кар күп түгел кебек. Ләкин кар сулары ярсу була. Авылларда ярдәмчесез ялгыз әби-бабайлар бар. Җирле хакимият органнары аларга ярдәм күрсәтергә әзердер.
Язгы ташу чорында гидротехник корылмаларны исән калдыру да зур бурыч. Буаларның өстенә су чыгып күперләрне җимерә, ашый. Бу шартлар халыкка күп уңайсызлыклар тудыра.
Чираттагы табигать сынавын имин генә үткәрик.