Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 март 2020, 10:45

Яз, яз, яз килә!

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә безне?

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә безне?
Күңелләр көткән яз килә. Алдагы көннәрдә җылытачак дигән хәбәрләр күңелләрне үстереп җибәрде.
Мартның соңгы көннәрендә Башкортстанга чын яз килә, дип хәбәр итә синоптиклар. «Гисметео» белдерүенчә, 30 мартта Уфада һава 10 градуска кадәр җылыначак.
Ә төннәрен салкынча һава саклана.
Көндез кояшлы, якты булыр.
Ләкин бу матур көннәрнең санаулы булуы ихтимал. Апрель кояшка саран булыр, дип фаразлый синоптиклар.
Язның икенче ае болытлырак булырга охшаган. Яңгырлары да булыр, һава торышы да тиз үзгәреп торыр. Термометр баганалары -2 +11 градуслар арасында тибрәлеп торыр.
Менә шундыйрак фаразлар бар бүгенгә. Кояшлы көннәр телибез сезгә, дуслар!
Читайте нас: