Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 март 2020, 13:18

Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тула

Республика башлыгы 2020 елда халык шагыйренең туган көнен бәйрәм итү хакындагы указга кул куйды.

Республика башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү хакында указга кул куйды. Документка ярашлы, оештыру комитеты булдырыла һәм аңа чараларны үткәрү планын әзерләү бурычы йөкләтелә.
Республикада татар һәм башкорт әдәбияты классигының исемен район, Уфа шәһәренең урамы һәм паркы, Башкорт дәүләт академия драма театры йөртә, театр алдында әдәбиятчы һәм драматургның һәйкәле бар.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: