Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 март 2020, 23:20

Инна Макарова гүр иясе булды

Ул уйнаган киноларны яратып карый идек.

Ул уйнаган киноларны яратып карый идек.
СССРның халык артисткасы Инна Макарова 94нче яшендә вафат булды. ТАССка бу хакта актрисаның кызы Наталья Бондарчук хәбәр иткән.
"Инна Михайловна вафат. Хушлашу урыны турында соңрак хәбәр ителер", - дигән Наталья ханым.
Без актрисаны "Женитьба Бальзаминова", "Девчата",”Высота”, "Молодая гвардия" (бу кинодагы роле өчен 1949 елда Сталин премиясенә лаек була) һ.б. фильмнар буенча беләбез. Инна Макарованың иҗат биографиясе бик бай. Биш дистә фильмда уйнаган ул.
Булачак актриса 1926 елның 28 июлендә Себер крае (әлеге Кемерово өлкәсе) Тайга шәһәрендә туган.
Тайга шәһәренә ул елларда бөтен полякларны сөргенгә озатканнар. Шуңа күрә, актриса әнисе яклап поляк канын йөрткән. Әти-әнисе икесе дә язучылар. Булачак актриса иҗади мохиттә үсә.
Мәктәптә драмтүгәрәктә уйнаган кыз актриса булырга карар кыла.
Сугыш башланганда алар әнисе белән генә яшәгән була. Әтиләре 35 елда фаҗигале рәвештә һәлак булган.
Башка яшь артисткалар белән яралы сугышчыларга концерт куйган кыз зур тетрәнүләр кичерә.
Бик зур михнәтләр белән 1943 елда Алма-Атага барып җитә, шунда ВГИКның “хәрби” курсларына укырга керә.
Инна Макарова Бөтенрусия дәүләт кинематография институтының актерлык факультетын тәмамлый. Укыган елларда булачак ире белән танышып, дуслашып, бергә иҗат итәләр. Авыр еллар булса да, тыйнак кына туй ясап, никахларын рәсмиләштерәләр.
Актрисаның беренче ире режиссер Сергей Бондарчук белән никахта кызы Наталья туа.
Әмма режиссер ире Иннага хыянәт итеп, Ирина Скобцевага өйләнә. Сергей Бондарчукның ул никахында тагын ике баласы туа. Алар — Федор Бондарчук, билгеле режиссер, һәм Елена Бондарчук, театр һәм кино актрисасы. Елена 2009 елда яман шештән үлә.
Сергей Бондарчук белән аерылышкач, Инна Макарова ун елдан артык ялгыз яши.
Аңа күз салучылар күп була, ләкин актриса берсенә дә игътибар бирми.
Язмыш (актриса бума чир белән авырый) аны икенче ире – профессор – пульмонолог Михаил Перельман белән очраштыра.
Бәхетле никахта алар утыз елдан артык яшиләр.
Әмма ире моннан ике ел элек вафат була. Актриса бу югалтуны бик авыр кичерә. Йөрәге бирешә.
Читайте нас: