Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 март 2020, 10:44

Шау чәчәккә күмелер башкала!

Башкала бер еллык чәчәкләр утырту буенча былтыргы рекордны узып китәргә ниятли.

Уфаның «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» теплицаларында 80 мең данә петуния, 20 мең бәрхәт үлән һәм 30 мең цинерария үстерелә. Предприятие быел 260 мең бер еллык чәчәкләр карап үстерергә җыена.
Коммуналь хезмәт эшчеләре 6-7 майга Җиңү паркында, 112-нсе кавалерия дивизиясе скверында һәм шәһәр хакимияте янындагы чәчәк түтәлләренә тәүге петунияләрне һәм бәрхәт үләннәрен утыртырга тиеш.
Башкала бер еллык чәчәкләр утырту буенча былтыргы рекордны узып китәргә һәм 2 миллион 239 мең данәгә якын чәчәк белән бизәргә ниятли. Былтыр бу сан 220 меңгә азрак булган.
чыганак: Башинформ.
Читайте нас: