Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 март 2020, 11:29

Тиздән җылыта!

Табигать үзенекен итә шул инде...

Атна уртасында Башкортстанда җылытачак, дип хәбәр итәләр Тирә-як мохитне мониторинглау һәм гидрометеорология буенча республика идарәсендә.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аязытачак. Көндез кар һәм җепшек кар явуы мөмкин. Кайбер районнарда бозлавык булуын да кисәтә синоптиклар. Электр чыбыклары һәм агач ботакларына кар сыруын фаразлыйлар белгечләр. Җил төньяк-көнбатыштан исмәкче, урыны белән төньяк-көнчыгышка күчүчән, секундына - 8-13 метр тизлектә.
Һава температурасы көндез -2дән +3 градуска кадәр.
24 мартта төнлә, көндез дә республика буенча шулай ук кар һәм кар катыш яңгыр явуы фаразлана. Аерым районнарда - бозлавык. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -1дән -6 градуска кадәр салкын, аязытканда -12 градуска кадәр суытуы мөмкин, диләр синоптиклар. Көндез җылытачак +1...+6.
25 мартта явым-төшемнең алдагы көннәрдәгечә булуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда - бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә 0дән +5 градуска кадәр, аязытканда -10 градус салкын булуы ихтимал. Көндез +2... +7 градус җылы.
Шулай, кадерле дуслар. Төнлә никадәр салкын булмасын, көндез ягымлы кояш нурларын сирпегәндә карлар гына түгел, күшеккән күңелләр дә эри. Җылы һәм назлы язлар сезгә!
Читайте нас: