18 мартта Русия Президенты Владимир Путин федераль судьяларны билгеләү турындагы Указны имзалады.
Хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган документка ярашлы, Башкортстанның Югары Суды судьясы итеп Рөстәм Нәбиев билгеләнгән. Стәрлетамак шәһәр судының рәисе урынбасары итеп 6 еллык срокка Вилмир Хөснетдинов тәгаенләнгән.
19 марттан, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, Стәрлетамак шәһәр судында кабул итү режимы үзгәрде. 2020 елның 10 апреленә кадәр гражданнарны шәхси кабул итү туктатылды. Суд билгеләгән срок аралыгында кичектергесез эшләр генә каралачак.