Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 март 2020, 13:25

Сочи һәм Симферопольгә очасыгыз килсә

5 июньнән Smartavia авиакомпаниясе Уфадан Симферопольгә туры рейслар башлаячак

5 июньнән Smartavia авиакомпаниясе Уфадан Симферопольгә туры рейслар башлаячак.
Самолетлар атнасына бер мәртәбә җомга саен очачак. Башкала аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авиабилетлар бәясе 4 550 сумнан башлана.
“Билетның минималь бәясе бер якка очуны күз уңында тота һәм ул үзгәрергә мөмкин”, - дип аңлаттылар аэропортта.
Моннан тыш, 8 июньнән Сочига да рейслар старт алачак. Билет хаклары 5300 сумнан башлана. Рейслар атна саен дүшәмде көннәренә планлаштырыла.
Бу юнәлешләрдә Боинг 737-700 самолетларын файдаланырга уйлыйлар.

Фото: "Башинформ"

Читайте нас: