Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 март 2020, 17:13

Давыл чыгачак. Сак булыгыз!

Уфада болытлы һава торышы фаразлана.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рспублика халкын һава шартлару бозылу турында кисәтә. Агач ботаклары һәм электр чыбыкларына кар сырынтылары ябышу ихтималы зур. Җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 19 марттан 20 мартка карый төндә болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә кар катыш яңгыр фаразлана, көньяктан уртача, көндез шулай ук бераз кар катыш яңгыр явачак.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14метр тизлектә, төнлә һәм иртән урыны белән көчәючән, секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк дип кисәтә күк канцеляриясе белгечләре. Төнлә һава температурасы — +1,-4, көндез 0,+5 градус тәшкил итәчәк.
Юлларның аерым участокларында күрүчәнлек начараюы мөмкин.
Уфада болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә кар катыш яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән көчәючән.
Һава температурасы төнлә —0,+2, көндез +3,+5 градус җылы булуы көтелә.
Читайте нас: