Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 март 2020, 02:34

Дамир Йосыпов — Уфада!

Русиядә Дамир Йосыповны белмәгән кеше юктыр.

18 мартта башкалабыз Уфага эшлекле сәфәр белән Русия Герое Дамир Йосыпов килде.

"Хазина Тур" туроператоры башлыгы Комил Сираҗетдинов үзенең социаль челтәрләрендә герой белән очрашу хакындагы тәэссоратларын уртаклашкан:

"Бүген Русия Герое Дамир Йосыпов белән Уфаның истәлекле урыннарын барып күрдек. Башкортстан тарихында иң билгеле урыннарның берсе — Салават Юлаев һәйкәле.
Очрашу барышында Дамир Касыйм улы белән төрле көнүзәк темаларга сөйләшеп, фикер алышырга өлгердек.
Дамир Йосыповка мин Башкортстанның туристик потенциалы, башкорт балы һәм милли аш-сулары хакында сөйләдем.
Хәтерегездә булса, “Урал авиалинияләре” авиалайнеры Мәскәү-Симферополь рейсына очкан вакытта двигательгә кош эләгеп, ашыгыч рәвештә кукуруз басуына аварияле төшеп утырырга мәҗбүр булган иде. Очкычның командиры үзебезнең татар егете Дамир Йосыпов булып чыкты.
Дамир Касыйм улы белән очрашуыма һәм аралашуыма чиксез шатмын".
Читайте нас: