Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 март 2020, 12:15

Башкортстанда коронавируска шикле кешеләр саны 48гә җиткән

Аларның сигезе – балалар.

Бүген, ягъни 18 март иртәсенә билгеле мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 48 кеше коронавируска шикле дип санала. Аларның сигезе – балалар.
“Тикшерүләр, дәвалаулар киңәш ителгән стандартлар буенча алып барыла”, – диде бүген иртәнге брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин . Мондый брифинглар хәзер төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча көн саен ике тапкыр – иртән һәм кичен үткәрелә.
"18 мартка 1500дән артык кеше коронавирус инфекциясенә тикшерелде, – ди Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы урынбасары Мария Скотарева. – Башкортстанның медицина оешмаларыннан 72 кешедән биологик материал кабул ителде. Бүгенге көнгә бар нәтиҗәләр дә кире”.
Максим Забелин әйтүенчә, үткән тәүлектә республика халкыннан 606 шалтырату килгән.
Исегезгә төшерәбез, кайнар линиянең номерлары – 286-58-27, 279-91-20.
Читайте нас: