Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 март 2020, 12:05

Башкортстанда 41 кеше коронавируска шикле дип табылган

Аларның алтысы – балалар.

Бүген, ягъни 17 март иртәсенә билгеле мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 41 кеше коронавируска шикле дип санала. Аларның алтысы – балалар.
Шик астына алынучылар барысы да әлеге вакытта стационарларга урнаштырылган. Бу хакта бүген иртәнге брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде. Мондый брифинглар хәзер төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча көн саен ике тапкыр – иртән һәм кичен үткәрелә.
Максим Забелин әйтүенчә, пациентларның барысының да хәле тотрыклы. Дәвалау Русиянең һәм чит илләрнең әйдәүче белгечләре киңәшләренә ярашлы алып барыла. Тикшерү, күзәтү һәм дәвалау чаралары бокс бүлекләрендә үткәрелә.
Әйткәндәй, узган тәүлекләрдә кайнар линиягә республика халкыннан 304 шалтырату килгән. Кешеләрне иң нык борчыган сораулар – чит илдән кайтканнан соң кемгә мөрәҗәгать итәргә, кайда анализлар тапшырырга һәм ни өчен даруханәләрдә медицина маскалары юк?
Соңгы сорауга җавапны сылтама аша укыгыз: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/uylanyrga-uryn-bar/Ni-chen-aptekalarda-maskalar-yuk-167068/
Читайте нас: