Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 март 2020, 14:30

Укучыларның кабинеттан кабинетка йөрүе туктатыла

Коронавирус аркасында Уфа мәктәпләрендә бүлмәдән бүлмәгә йөрү тыела.

Коронавирус инфекциясе чирләрен кисәтү максатында башкала мәктәпләрендә кабинет системасы тыелды, дип хәбәр итәләр Уфа шәһәре хакимиятеннән.
Иртәгә, ягъни 17 марттан башлап, укучылар бер бүлмәдә генә укыячак, бер кабинеттан икенчесенә күчеп йөрү вакытлыча туктатыла.
Моннан тыш, Роспотребнадзор киңәшләре буенча, мәгариф учреждениеләре биналарында дезинфекция үткәрергә кушылган.
Шулай ук күп кеше җыела торган мәдәни чаралар оештыру һәм аларга йөрү дә туктатыла.
Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә һәм балаларга коллективлар белән илнең башка шәһәрләренә барырга һәм Русиядән чыгарга киңәш ителми.
Барлык уку йортларында да балаларның ни сәбәпле дәрес калдырулары көн саен күзәтүгә алыначак.
Читайте нас: