Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март 2020, 11:44

Республикага кар килә

Атна ахырына республикада һава торышы бозылачак, дип кисәтә синоптиклар.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген (13 мартта) республикада болытлы көн өстенлек итәчәк. Көндез бераз яңгыр явып узачак. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 9-14 метр тизлек белән исәчәк, иртән һәм көндез көчәючән (17-22 метрга кадәр).
Һава температурасы көндез 1дән алып 6 градускача җылы булмакчы.
Иртәгә, 14 мартта, төнлә бераз карлы яңгыр явуы фаразлана. Көндез дә шундый ук явым-төшем көтелә. Аерым районнарда юлларда бозлавык хасил булачак.
Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә — -2дән +3 градуска кадәр, көндез һава +2... +7 градуска кадәр җылыначак.
“Якшәмбе көнне (15 мартта) Русия районнарының көньяк-көнбатышыннан күчеп килгән шәхси циклон килү сәбәпле, республика территориясендә һава шартлары бозылачак. Җепшек кар явуы, электр чыбыкларына, агачларга кар сыруы, юлларга кар салуы, бозлавык булуы көтелә, — дип белдерә синоптиклар. — Һава температурасы төнлә һәм көндез — -1дән +4 градуска кадәр. Алдагы атна башында да (16 мартта) республикада һава торышы тотрыксыз булып калачак. Һава температурасы төшәчәк”.
Читайте нас в