Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 март 2020, 12:21

Синоптиклар фаразларын җиткерде

Яз шаулап-гөрләп килеп керде!

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада көн болытлы булмакчы. Явым-төшем көтелми. Көндез республиканың төньяк-көнбатышында бераз яңгыр явып үтәчәк. Җил көньяктан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр. Һава температурасы көндез — +2... +7 градуска кадәр.
13 мартта көндез яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача. Көндез давыл чыгуы мөмкин.
Һава температурасы төнлә — -2...+3 градус. Көндез — 0дән +5 градуска кадәр.
14 мартта Башкортстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак дип фаразлый синоптиклар. Җил — көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, төнлә һәм иртән аерым районнарда көчәючән.
Һава температурасы төнлә — -3тән +2 градуска кадәр. Көндез — -1дән +4 градуска кадәр җылытачак.
Читайте нас: