Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 март 2020, 15:44

Майда ничек ял итәбез?

23 февраль дә, 8 март бәйрәмнәре дә үтте. Хәзер җиң сызәганып эшкә тотынырга...

Киләсе озайлы яллар һәм бәйрәм көннәре безне ямьле май айларында көтәчәк. Алар Яз һәм хезмәт бәйрәме белән Җиңү көнен билгеләүгә бәйле. Бәйрәм алды эш көннәре бер сәгатькә кыскарачак, дип сөйләде Русия хезмәт министрлыгы башлыгының урынбасары Иван Шкловец.
“Яз һәм хезмәт бәйрәмен (1 май) билгеләү белән бәйле русиялеләр 5 көн рәттән ял итәчәк: 1нче майдан алып 5енә кадәр. Аннары 3 көнлек кыска эш атнасы булачак (6сыннан 8енә кадәр). Җиңү көнен бәйрәм иткәндә янә озайлы яллар көтелә – 9нчы майдан 11 майга кадәр”, — диде ул.
30 апрель һәм 8 май бәйрәм алды көннәре булганга күрә, алар 1 сәгатькә кыскара.
Әйткәндәй, 22 апрель – Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү көне. Ул түләүле ял көне буларак игълан ителде.
Читайте нас: