Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 март 2020, 19:52

Һава торышы тәмам аптыратты

Гадәттә 8 март бәйрәмендә буран котыра иде...

Һава торышы аптыратуны дәвам итә. Кичә төнлә боз яуса, бүген көндез бозлы яңгыр яуды. Урамнарда йөрерлек түгел, асфальт һәм җир кардан арчылмаган урыннар коточкыч бозлавыкка әйләнде. Хет тимераяк киеп чык!
Урам һәм тротуарлар каток сыман. Шуңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрдән урамда йөргәндә сак булуны сорый. Аеруча кич җиткәч һәм төнлә яктыртылмаган урыннарда йөрүне кичектерергә киңәш итә. Әгәр инде чыкмыйча булмый икән — таймый торган, тотнаклы табанлы аяк киеме кияргә кирәк.
Водительләр өчен аерым кагыйдәләр — бозлавык аркасында машиналарның тормоз юлы арта, шуңа җәяүлеләр кичүләре алдыннан тизлекне алдан ук киметә башлау зарур. Ә тукталышларда җәмәгать транспорты көткән пассажирларга юлларга якын тормаска киңәш итәләр.
Үзегезне саклагыз, кадерле дуслар! Аяк астына карап йөрегез!
Читайте нас: