Кытайда яшәүче 100 яшьлек бабай COVID-19 яңа коронавирус инфекциясен җиңгән. Бу хакта Xinhua басмасы хәбәр итә.
Ир 24 февраль көнне Ухань шәһәре дәваханәләренең берсенә эләккән. Аның дәвалану чараларына вируска каршы препаратлар, традицион Кытай медицинасы һәм плазма күчерү кергән. 13 көннән соң пациент савыккан һәм аны дәваханәдән чыгарганнар.
Коронавирустан башка өлкән ирнең Альцгеймер авыруы, югары кан басымы һәм йөрәк чиреннән иза чигүе билгеле.
Февральдә ир 100 яшьлек юбилеен билгеләгән. Шулай итеп, әлегә дөнья тарихында ул —коронавирустан терелгән иң өлкән пациент.