Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 март 2020, 23:27

Республика Башлыгы грантларына конкурс башланды

Финанслауның гомум күләме 50 миллион сум тәшкил итә.

28 февральдә БР Гражданлык җәмгыятенә булышлык күрсәтүче фонд коммерцияле булмаган оешмалар арасында Республика Башлыгы грантларына конкурс игълан итте.
Социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы һәм гражданлык җәмгыяте үсешендә катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар конкурска 9 юнәлеш буенча гариза бирә ала. Болар “Фән һәм мәгариф”, “Гражданнарны социаль яклау”, “Гаилә, аналык, балачак һәм аталыкны яклау”, “Мәдәният, сәнгать һәм тарихи хәтерне саклау”, “Тирә-як мохитне саклау, хайваннар өчен уңайлы мохит булдыру”, “Яшьләр сәясәте”,”Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту”, “Гражданнар хокукларын яклау, гражданлык җәмгыяте институтларына булышлык күрсәтү”, “Сәламәт яшәү рәвешен, спорт һәм физик культураны пропагандалау”.
Финанслауның гомум күләме 50 миллион сум тәшкил итә.
Гаризалар электрон рәвештә grant.openrepublic.ru сайтында 2020 елның 18 мартына кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 7 (347) 218-16-82.
Читайте нас: