Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 март 2020, 13:36

Синоптиклар һава торышы нинди булачагын хәбәр итте

Ниһаять, яз да җитте!

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 2 мартта республикада әллә ни явым-төшем көтелми. Юлларның аерым өлешләрендә бозлавык булуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы көндез – 2... +3, урыны белән +6.
3 мартта, сишәмбе көнне җил көньяктан исәчәк. Һава температурасы төнлә -3...- 8, урыны белән -16 градуска кадәр суытачак. Юлларда бозлавык, явым-төшем көтелми.
4 мартта төнлә явым-төшем көтелми, ә менә көндез бераз кар явуы ихтимал. Юлларның аерым урыннарында – бозлавык. Төнлә һава торышы алмашынучан болытлы булмакчы. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән. Һава температурасы төнлә -3 ... -8 градус, урыны белән -16 градуска кадәр, көндез җылыта -2 ...+3 , термометр баганалары градус күрсәтәчәк.
Читайте нас: