Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 февраль 2020, 18:26

Нефтекамада ни хәлләр бар?

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Нефтекамага барды.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Нефтекама шәһәренә эш сәфәре вакытында подъездларның комплекслы ремонт республика программасының үтәлешен тикшерде.
2019 елда Нефтекамада 52 күпфатирлы йортта барлыгы 185 подъездга ремонт ясалган. Башкарасы эшләрнең сыйфатын Радий Хәбиров Социалистическая урамындагы бер йорт мисалында тикшерде. Узган елның җәендә отчетлар буенча бу подъезд 95 процентка ремонтланган "булган". Республика Башлыгының былтыргы сәфәреннән соң җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә төгәлләделәр.
- 2020 елда биредә тагы 160 подъездга ремонт ясалачак. Ә инде 2024 елга барлык йорт һәм ихаталарда ремонт эшләре тәмамланып бетәчәк, - диде Радий Фәрит улы.
Ул шулай ук "Торпедо" стадионын да барып күрде. Аның реконструкциясе 2018 ел ахырында башланган иде. Әлеге вакытта генераль подрядчик - "Уралспецстрой" җәмгыяте стадионның 300 миллион сумлык беренче чиратын төгәлләп килә.
Проект үз эченә йөгерү манежын, көрәш залын, 3 мең урынлык трибуна, административ биналарны һәм стадион яны территориясен төзекләндерүне алган.
Читайте нас: