Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 февраль 2020, 12:17

Яраларны ничек төзәтергә?

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Тәлха Гыйниятуллинның әсәрләре буенча сәхнәләштергән «Шәмсетдин һәм Шәмсүрә» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк.

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Башкортстанның халык язучысы Тәлха Гыйниятуллинның әсәрләре буенча сәхнәләштергән «Шәмсетдин һәм Шәмсүрә» спектакленең премьерасын тамашачыларга 1 мартта Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәк.
...Сугыш бер кем белән дә исәпләшми. Госпиталь. Авыр яраланган солдатлар. Аларның һәр берсенең үз язмышы. Һәр кайсы үз гаиләсен, үз йортын сагына. Тома сукыр калган Шәмсетдин дә сугыш калдырган яралары төзәлер, бәхете булыр дип өметләнеп: «Хатыныма сокланып туя алмыйм, ул бер кайчан да куркып тормый, хатынымнан уңдым егетләр, Аллага шөкер», — дип мактана.
Шәфкать туташы Шәмсүрә аша язган хатларына җавап килмәсә дә, өметен өзми ул, әмма туган якка кайткач барысы да аңлашыла... Шәмсетдиннең тән ярасына карганда җан ярасы ныграк әрни. Ул яраларны ничек төзәтергә? Бәхетле булырга өмете бармы?
Шәмсетдин ролендә – Морат Рафыйков, Шәмсүрә — Милена Сираева. Спектакльдә Хөрмәтулла Үтәшев, Алмас Әмиров, Алсу Бәхтиева, Гөлфия Рафыйкова, Айдар Шәмсетдинов, Алмаз Йосыпов, Руслан Галимов, Азат Вәлитов, Әлфирә Заһидуллина катнаша, шулай ук Башкорт драма театры хезмәткәрләренең балалары уйный.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башдрамтеатр.
Читайте нас: