Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 февраль 2020, 11:56

Равил Бикбаев исемендәге стипения тапшырылачак

Радий Хәбировның имзасы белән тиешле карар 26 февральдә хокукый мәгълүмат порталында басылган.

Башкортстан Республикасы башлыгының «Башкортстанның халык шагыйре Равил Төхвәт улы Бикбаевның исемен мәңгеләштерү турында»гы указына ярашлы, Равил Бикбаев исемендәге ике стипендия булдырылды. Радий Хәбировның имзасы белән тиешле карар 26 февральдә хокукый мәгълүмат порталында басылган.
Стипендияләр Башкортстандагы дәүләт югары белем бирү оешмалары студентлары өчен тәгаенләнә. Республикада туган телләрне һәм әдәбиятне саклау, үстерү, популярлаштыру буенча җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелә. Аның күләме — 1200 сум.
Чыганак һәм фото: bashinform.ru
Читайте нас: