Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 февраль 2020, 10:13

Март башында суыта

Язга да санаулы көннәр калып бара...

Кышның соңгы атнасы җылы булса да, синоптиклар март башында суыта дип кисәтә. Февральнең соңгы көннәрендә яңгыр, җепшек кар явачак. Язның тәүге көннәре исә безне кышка хас салкынча һава торышы белән каршылаячак дип фаразлый күк канцеляриясе белгечләре.
28 февральдә көн болытлы булмакчы. Җил көньяктан, урыны белән көчәючән. Көн дәвамында яңгыр һәм җепшек кар явачак. Юлларда бозлавык. Һава температурасы 0 ... +5 градус җылыга кадәр.
29 февральдә, шимбә көнне, бераз кар явып үтүе мөмкин, төнлә көньяк-көнчыгыш буенча явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә һәм көндез +2 ... --3, төнлә көньяк-көнчыгыш буенча -7 градуска кадәр салкын булачак. Төнлә җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән.
1 мартта бераз кар явып үтәчәк. Һава температурасы төнлә -1... -6, аязытканда -11 градуска кадәр. Көндез һава температурасы - 3 ... +2 градуска кадәр җылытачак. Җил уртача тизлектә.
Читайте нас: